Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәткә «Җиңү паровозы» килде һәм бәйрәм программасының үзәгенә әверелде
«Җиңү паровозы» ретропоезды Әлмәттә тукталды һәм шәһәрдә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларының төп вакыйгасына әверелде. 1
6:35 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника төялгән 12 платформадан торган «Лебедянка» серияле паровоз «Әлмәт» станциясендә килеп туктады.
Вокзал яны мәйданында «Бөек елларга баш иябез!» дип аталган масштаблы программа башланды. Киңлекне бәйрәм атрибутикасы белән бизәделәр, кешеләргә георгий тасмалары өләштеләр.

Кунаклар өчен концерт, фотозоналар оештырылды.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән чарада катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин сәламләде.

Ул тарихи хәтерне саклау өчен мондый проектларның әһәмиятен билгеләп үтте.
Ретропоезд составында хәрби техниканың сирәк үрнәкләре, шулай ук герой-тимерьюлчыларның портретлары урын алган тематик вагоннар тәкъдим ителгән.
Состав үзе сугыш еллары стилистикасында – чыршы ботаклары, йолдызлар һәм георгий тасмалары белән бизәлгән.

Район матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, «Җиңү паровозы» Әлмәткә икенче мәртәбә килде һәм яңадан төрле буын кешеләрен берләштерде.
Фотолар: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз