news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты Лаешта күчмә утырыш үткәрә

Көн тәртибенә 12ләп мәсьәлә чыгару ниятләнә.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 12 апрельдә Татарстан парламентының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты Лаеш районында күчмә утырыш үткәрә. Көн тәртибенә 12ләп мәсьәлә чыгару ниятләнә.

Мисал өчен, Татарстаннның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин халыкны тузган торактан күчерү нәтиҗәләре һәм проблемалары белән таныштырачак. Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгының беренче урынбасары Инсаф Галиев исә “Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык турында”гы (50-ЗРТ номерлы) канун үтәлеше мониторинг нәтиҗәләре хакында сөйләячәк. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов исә сәнәгать сәясәте өлкәсендә кануннарның үтәлеше хакында мәгълүмат бирер дип көтелә.

Көн тәртибендә Татарстан кануннарына үзгәрешләр кертүгә бәйле һәм федераль канун проектлары да бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100