news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Парламентта яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында сөйләштеләр
Бүгенге көндә республикада яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча дүрт программа бар
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү комиссиясе республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча хәлнең торышы турында фикер алышты. Бу өлкәгә караган мәгълүмат белән комиссия әгъзаларын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Якуп Йосыпов һәм ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды финанс директоры Варвара Гаврилова таныштырды. Шулай ук прокуратура вәкилләре дә үз тәкъдимнәрен җиткерде. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүгенге көндә республикада яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча дүрт программа бар. Аларга республиканың 1999 елда “Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләтнең ярдәм күрсәтүе турында” законы белән ныгытылган үз программасы, “2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасы кысаларындагы “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы, республиканың “социаль ипотека” программасы һәм “Авылның социаль үсеше” федераль максатчан программасы кысаларында авыл җирендә яшәүче яшь белгечләр һәм яшь гаиләләр өчен торак төзү керә.
Якуп Йосыпов сүзләренә караганда, яшьләр арасында федераль максатчан программасы кысаларындагы “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы бик популяр. Татарстанда әлеге программа буенча чараларны уңышлы итеп тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 5000нән артык яшь гаилә тораклы булган. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан торакка мохтаҗ тагын 10 108 гаилә кергән исемлек төзелгән. РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан Татарстанга бу максатларда күпме федераль чаралар җибәреләчәге агымдагы елның апреленең икенче өлешендә билгеле булачак. Быел федераль үзәктән бирелә торган акчалар бөтен Россия буенча 12 меңләп яшь гаиләгә исәпләнгән.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды финанс директоры Варвара Гаврилова хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы кысаларында торак төзелү федераль программада катнашучы 4720 яшь гаиләгә тораклы булырга мөмкинлек биргән. Яшьләргә бирелгән фатирның бәясе 6076,6 млн. сум тәшкил иткән.
Утырышта катнашучылар фикер алышу вакытында республикада гамәлдә булган программалардан яшьләрнең үзләренә кулаен сайлап алырга ярдәм итү, мәгълүмати тәэмин ителешне яхшырту, яшь гаиләләрне чиратка бастырганда, закон нормаларын саклап эшләү турында сөйләште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot