news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү турында сөйләячәкләр

Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 март көнне узачак. Анда «Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны үткәрү һәм бәйрәм итүгә әзерлек» турындагы сорау каралачак.

Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

«Парламент комитетлары тарафыннан утырышның көн тәртибенә барлыгы 13 сорау кертелгән», – диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Сессия утырышында берничә Татарстан Республикасы һәм федераль закон проектлары каралачак. Шулай ук Лилия Маврина комитет утырышларында төрле юнәлешләр буенча эшләүче республика җитәкчеләренең узган елгы эшчәнлекләре турында докладлары тыңланганын искәртте.

Унтугызынчы утырышта исә, ТР Конституция советының 2025 елда эшчәнлеге турында доклады, Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең бала хокукларын яклау буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисабы, Татарстан Фәннәр академиясенең узган 2025 елгы эшчәнлеге турында доклады, Татарстан Рәисе каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкилнең эш нәтиҗәләре буенча хисабы тыңланачак. Шулай ук, «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында» Хөкүмәт сәгате узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot