news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Парламентта ТР Законнары җыентыгын бастыру буенча комиссия утырышы узды
Фикер алышу вакытында Законнар җыентыгына вакытлыча гамәлдә булган хокукый актларны кертмәскә карар кылынды. Чөнки бу республиканың гамәлдә булган законнары һәм норматив хокукый актларын рәсми рәвештә җыю эшен катлауландырырга мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). ТРДәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентында Татарстан Республикасы Законнары җыентыгын бастыру буенча комиссия утырышын уздырды. Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, хокукчы галимнәр катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып җибәреп, республиканың гамәлдә булган законнары һәм норматив хокукый актларының тулы рәсми системага салынган җыентыгын бастырып чыгару буенча эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул хәзерге вакытта РФнең ике төбәгендә – Төмән өлкәсендә һәм Мәскәүдә генә мондый җыентыкларның чыгарылуы турында искәртте. “Республика законнарын системага салу закон чыгаручылар, аларны кулланучылар, галимнәр һәм юристлар өчен бик мөһим”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Мидхәт Корманов комиссия әгъзаларына ТР Законнары җыентыгы структурасы проектын тәкъдим итте. Ул үз эченә Конституциягә, гаиләгә, торакка, хезмәткә, финансларга, бюджетка кагылышлы законнарга һәм республикада хокук мөнәсәбәтләрен регламентлаучы башка аспектларга нисбәтле бүлекләрне алган.
Фикер алышу вакытында Законнар җыентыгына вакытлыча гамәлдә булган хокукый актларны кертмәскә карар кылынды. Чөнки бу республиканың гамәлдә булган законнары һәм норматив хокукый актларын рәсми рәвештә җыю эшен катлауландырырга мөмкин.
Фәрит Мөхәммәтшин эшче төркемнәре әгъзаларына ТР Законнары җыентыгы бүлекләрен әзерләү буенча йөкләмәләр бирде. “Хакимият органнары - ТР Министрлар Кабинеты, Прокуратура һәм Президент Аппаратларының Татарстан Законнар җыентыгын әзерләүдә һәр яклап булышлык итүе зарур. Без бик зур эшкә тотынабыз”, - диде парламент башлыгы. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2