news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентта ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге турында сөйләштеләр
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, ТР Иҗтимагый палатаның эше республиканың муниципаль һәм дәүләт органнары белән тыгыз багланышта алып барыла
Скопировать ссылку
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары “ТР Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын тикшерү нәтиҗәләре турында” дигән мәсьәлә буенча фикер алышты.
Комитет рәисе Шакир Яһудин сүзләренчә, ТР Иҗтимагый палатасы дәүләт, муниципаль хакимият арасында арадашчы ролен үти. “Ул гражданлык җәмгыятенең нәтиҗәле инструменты буларак оешты”, - диде Ш.Яһудин.
ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин хәбәр иткәнчә, агымдагы чакырылыштагы палатаның даими эшләүче комиссияләре утырышларында Казан шәһәре халкына медицина хезмәте күрсәтү, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә өлкән яшьтәге һәм инвалидларның хокукларын гамәлгә ашыру һәм башка проблемалар белән бәйле мәсьәләләрне күтәреп чыккан.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, ТР Иҗтимагый палатаның эше республиканың муниципаль һәм дәүләт органнары белән тыгыз багланышта алып барыла. Иҗтимагый палатаның мөһим бер юнәлеше булып Татарстанның берничә министрлыгы һәм ведомствосы белән хезмәттәшлек турында икеяклы килешүләр төзүе тора. Бүгенге көнгә мондый килешүләр ТР Хисап палатасы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе белән төзелгән.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 2 февраленнән алып 2 мартка кадәр сайлаучылар өчен ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар вакытында гражданнарның хокукларын саклауга күзәтчелек итү буенча “кайнар линия” оештырылган. “Кайнар линия”гә барлыгы 372 мөрәҗәгать кергән.
Шул ук вакытта ТР Иҗтимагый палата әгъзалары республика башкарма хакимияте органнарының ТР Иҗтимагый палата тәкъдимнәре белән эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклап үтте. “Безнең тәкъдимнәр бик зур аналитик эш нәтиҗәсендә килеп чыга. Без аларда теге яки бу проблеманы чишү буенча чараларны тормышка ашыру механизмнарын күрсәтәбез”, - диде палатаның Социаль сәясәт комиссиясе рәисе Адилә Конюшева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2