news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентта Татарстан авылларында хат ташучылар эше белән бәйле проблема күтәрелде

Утырышта “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары эшчәнлеге мәсьәләсе каралган иде.

Парламентта Татарстан авылларында хат ташучылар эше белән бәйле проблема күтәрелде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан авылларында почта элемтәсе бүлекләренең 70 процентка якыны нәтиҗәле эшләми. Хат ташучылар эше белән бәйле проблемалар хакында кичә сүз Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында барды. Бу мәсьәлә кайбер авылларда хат ташучылар булмаганлыктан, газеталарның тиражы төшү белән бәйле рәвештә кузгатылды. Хат ташучыларның нәтиҗәле эшләмәве тиражга суга. Әлеге проблема турында “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров сөйләде.

Искәртеп үтик, утырышта “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары эшчәнлеге мәсьәләсе каралган иде.

Миңназыйм Сәфәров газета редакциясе хезмәткәрләренең үз укучылары белән очрашып торуын билгеләп узды. Әтнә районында шундый очрашуларның берсендә газетага язылу ике мәртәбә кимегәнлеге ачыкланган. Баш мөхәррир сүзләренчә, элек анда авылларда бер хуҗалык 4-5 басмага язылган булган. Хәзер инде атнага бер тапкыр чыга торган район газетасын да алдырмый башлаганнар, чөнки ул вакытында килми. Очрашуда, хат ташучы 7 мең сум акчага эшләп йөрергә риза түгел, дип белдергәннәр. “Бу инде Әтнәдә генә түгел, башка районнарда да күзәтелә. Бу проблеманы ничектер хәл итәргә кирәк”, - диде.

“Почта России” федераль почта элемтәсе идарәсе филиалы “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Светлана Гришина Татарстанның почта элемтәсе бүлекләрендә көн дә 8,5 мең хезмәткәр эшләвен әйтте. “Проблемалар бар. Без аларны “Татмедиа” агентлыгы белән хәл итәбез. Шулай да, Татарстан тиражлар күләме буенча Россиядә алдынгы позициядә”, – диде ул. Светлана Гришина авылларда хат ташучыларны билгеләү җиңелләрдән булмавын әйтте. Пенсионерларга авыллар арасында йөрү авыр, ә хезмәт хакы 7 мең сум булуы аларның тулы ставкада эшләмәве белән бәйле, ди ул.

Комитет рәисе Разил Вәлиев почта бүлекләре эшенә шикаятьләр күп булуы белән килеште. Ул авылларда яшәүче өлкәнрәк буын вәкилләренең басма матбугатны укуга бик ияләшкән булуын билгеләп узды. Электрон версияләре булса да, газеталарның басма вариантының тиражларын саклап калырга кирәклеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100