news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентта нефть белән бергә табылган газны нәтиҗәле куллану турында фикер алыштылар

Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздырды

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Валерий Васильев алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган беренче мәсьәлә нефть белән бергә табылган газны куллануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү чаралары турында фикер алышуга кагылышлы иде. Фикер алышуда ТР Энергетика министрлыгы, ТР Гидрометеорология һәм тирә-як мохитка күзәтчелек буенча идарәсе, шулай ук “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте, ТатНИПИнефть вәкилләре катнашты.
Билгеле булганча, нефть белән бергә табылган газны утильләштерү проблемасы Татарстанның җылылык-энергетика комплексы өчен кискеннәрдән санала. РФ Президентының 2010 елга РФ Федераль Җыенына Юлламасын тормышка ашыру кысларында нефть белән бергә табылган газны рациональ кулланмауны бетерү буенча конкрет чаралар булдыру йөкләмәсе бирелгән иде.
Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты тарафыннан төзелгән эшче төркеме республикада юл уңаеннан табылган нефть газын куллануның торышын өйрәнгән иде. 2010 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, нефтьтә эрегән газ запаслары 114 урында табылган. “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә бөтен запасның 91 проценты туры килә. 2009 елда 922 млн. кубометр газ табылган, 778 млн. кубометры – утильләштерелгән. Узган елда, республиканың нефть һәм газ табучы компанияләре мәгълүматлары буенча, нефть белән бергә табылган газ күләме 876,1 млн. кубометр тәшкил иткән. Шул исәптән “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә 807,5 млн. кубометр (яки 92,2 проценты) туры килә.
ТатНИПИнефть оешмасының бүлек мөдире Рифкат Сәхәбетдинов хәбәр иткәнчә, нефтьчеләргә нефть белән бергә табылган газны эшкәртү файдалы түгел. Шуңа күрә күп очракта мондый газны факелларда яндыралар.
Әлеге мәсьәлә турында сөйләшү барышында нефть белән табылган газны рациональ кулланмауның җитди экологик проблемага китерүе билгеләп үтелде. Бу газ факелда янган вакытта атмосферага канцероген матдәләр бүленеп чыга. Алар үз чиратында республиканың нефть һәм газ табучы төбәкләрдә яшәүче халыкның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Зыян күзгә күренеп торса да, нефть белән табылган газны утильләштерүнең әлегә кадәр төгәл исәбе алып барылмый.
Депутатлар, күрсәтелгән проблемаларны хәл итү максатыннан, иң элек Россия Федерация законнарын камилләштерү, аларга тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр кертү зарур дип саный. Мәсьәләнең көнүзәк булуын исәпкә алып, комитет әгъзалары ТР Министрлар Кабинетына кече нефть табучы компанияләрнең нефть бергә табылган газны куллану нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән норматив-хокукый актларны кабул итүне тизләтергә киңәш биргән карар кабул итте. Депутатлар шулай ук Россия Федерациясе законнарына, газны транспортлау челтәрләренең ирекле куәтләренә үтеп керүне тәэмин итү өлешендә, үзгәрешләр кертү өчен, төзәтмәләр белән чыгарга тәкъдим итте.
Депутатлар бүген шулай ук “Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасында умартачылыкка дәүләт ярдәме күрсәтү һәм дәүләт тарафыннан көйләү турында” закон проектларын беренче укылышка әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100