Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентта комитет утырышында Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музее язмышы турында сөйләштеләр
Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов министрлыкның 2025 елгы эшчәнлеге турында докладын тәкъдим итте.
Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Хисап доклады тәмамлангач, депутат Ркаил Зәйдулла Ленар Хәкимҗановка Чистайның Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү турында сорау бирде.
«Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез, ләкин Тукай үзе генә яшәмәгән, аның тирәсендә бик зур шәхесләр булган. Әйтик, Гаяз Исхакый. Күптән түгел генә Чистай районының Яуширмә авылында булдым. Анда Исхакый музее 90нчы елларда ук гамәлгә куелган, шуннан бирле бернинди үзгәреш юк. Туристлар өчен димим әле, үзебезне хөрмәт итәргә тиеш бит без. Андагы әсбаплар да ярлы, хәзер бит инде 30 елдан артык вакыт узган», – диде Ркаил Зәйдулла.
Ул Чистайда татар мәдәнияте үзәген төзү буенча хәрәкәт бармы, дип тә кызыксынды. Шулай ук алдагы утырышта да яңгыраткан «Туган тел» шигыренә һәйкәл һәм Кырлайда Шагыйрьләр аллеясен булдыру турындагы соравын кабатлады.
Гаяз Исхакый музеена килгәндә, Ленар Хәкимҗанов, аны, гомумән, Яуширмәдән Чистайга күчерү турында да фикерләр булганын искәртте. «Бәлки кайбер әйберләрен генә күчерергәдер. Чистайга туристлар да күбрәк килә бит», – диде. Шул ук вакытта, министр урынбасары да, Ркаил Зәйдулла да, Чистайга күчергән очракта да, Яуширмәдә дә Исхакый музее сакланып калырга тиеш, дигән фикерне әйттеләр.
«Чистайны төзекләндерү буенча зур проект бар, анда музей объектлары күп бит. Без моның буенча федераль программада катнашабыз. Проект-смета документлары да әзер. 11 бина төзекләндереләчәк, шул вакытта, бәлки, Исхакый музее буенча да карар булыр», – диде Ленар Хәкимҗанов.
Ә Кырлайга килгәндә, министр урынбасары анда зур эшләр башкарылганын билгеләп узды. «Музей төзекләндерелде, тирә-ягы үзгәрде, танып та булмый. «Туган тел» шигыренә һәйкәл кую планлаштырыла. Аллея буенча эскиз проектлары бар. Эш алып барыла. Тормышка ашырырбыз дип ышанабыз», – дип белдерде ул.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралардан ул махсус зур маршрут төзелгәнен әйтте. Аңа Тукай музее буенча экскурсия, «Татар утары» ресторанында татар ашларыннан авыз итү, Иске татар бистәсендә, Кабан күле яр буенда истәлекле урыннарны карау, XX гасыр башында шагыйрьнең тормышы белән бәйле тарихи адреслар буенча узу, Кәрим Тинчурин театрында Тукай язмышын чагылдырган спектакль карау керә.
23 апрельгә кадәр Тукай укулары уза. «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында һәрбер китапханәдә һәр пәнҗешәмбе саен ачык очрашулар үтә, анда шагыйрьнең шигъри мирасын өйрәнергә була.
«Мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәте 2030 елга кадәр Татарстан мәдәниятен үстерү стратегиясе нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда барлыгы 3749 мәдәният учреждениесе эшли. «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында 2025 елда гомуми күләме 371 миллион сумлык 10 чара гамәлгә ашырылды», – дип сөйләде Ленар Хәкимҗанов.
2025 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан текст авторлары, композиторлар һәм башкаручылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм республикада яшәүче сугыш хәрәкәтләре ветераннары арасында беренче республика патриотик җыр конкурсы уздырылган. Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның 12 июнендә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылган.
Музей фондлары күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республиканың музей челтәре, структур бүлекчәләрне дә кертеп, 182 дәүләт һәм муниципаль челтәр берәмлеген үз эченә ала, шуларның 13е - дәүләт музее, 50се муниципаль музей һәм аларның филиаллары.
Быел министрлык, эшен дәвам итеп, мәдәни чараларның популярлыгын арттыру юнәлешендә эшләргә җыена. «Мәдәният учреждениеләренең техник тәэмин ителешен яхшырту буенча эш алып барылачак. Пушкин картасы аша яшьләрне мәдәни чараларга җәлеп итүгә игътибар биреләчәк», – диде Ленар Хәкимҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз