news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентта фикер алышу: Татарстанда кайсы шәһәрләрдә һәм нинди табиблар аеруча җитми?

Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Социаль сәясәт буенча комитет һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында республикада табибларга кискен ихтыяҗ проблемасы күтәрелде.

Парламентта фикер алышу: Татарстанда кайсы шәһәрләрдә һәм нинди табиблар аеруча җитми?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова министрлыкның 2025 елда эшчәнлеге турында сөйләде. «Кадрлар белән тәэминат мәсьәләсе баланс комиссияләрендә җентекләп өйрәнелде. Район хакимиятләре вәкилләре, медицина оешмалары җитәкчеләре тармакка табибларны җәлеп итү буенча ярдәм чаралары турында сөйләде. Анализдан күренгәнчә, республика территориясендә кадрлар бүленеше тигез түгел», – диде ул.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Соңгы елларда инфраструктураны модернизацияләү программаларында катнашмаган, «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары гамәлдә булмаган, ә социаль түләүләр башка шәһәрләргә караганда түбәнрәк булган муниципаль районнарда вазгыять аеруча кискен тора. Бу халык саны 50 меңнән алып 500 меңгә кадәр булган кече шәһәрләргә кагыла.

Татарстанда табиблар белән уртача тәэминат 71,7 процент дәрәҗәсендә

Елена Демьянова Татарстанда табиблар белән уртача тәэминат 71,7 процент дәрәҗәсендә булганын әйтте. «Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Зәй районнарында бу күрсәткеч 50 проценттан да кимрәк. Төрле белгечлек табиблары буенча да тигезсезлек күзәтелә. Беренчел звено табиблары, участок терапевтлары, педиатрлар, гомуми практика табиблары, хатын-кыз консультацияләрендә акушер-гинекологлар җитми. Мәсәлән, Лениногорск шәһәрендә поликлиникада бер терапевтка өч участок эшен алып барырга туры килә. Шулай ук, республикада анестезиолог-реаниматологлар, неонатологлар, беренче һәм икенче дәрәҗә бала тудыру йортларында акушер-гинекологлар җитми», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шул ук вакытта, Елена Демьянова сүзләренчә, аерым урыннарда уңай мисаллар да бар. «Медицина оешмалары җитәкчеләре, район администрациясе мөмкинлекләр таба: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, арендага алынган өчен торакка түләүгә компенсация кертелә, яңа килгән хезмәткәрләр өчен бюджет хисабыннан эш торагы белән тәэмин итәләр», – дип белдерде.

Елена Демьянова әйтүенчә, табибларга аеруча зур кытлык булган территорияләрдә 260 белгечкә 1 млн сум акча түләү турында карар кабул ителгән.

«Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында кадрлар үзәге булдырылды. Бүген көч өч төп юнәлешкә юнәлтеләчәк: кадрлар ресурсларын планлаштыру, фаразлау буенча мәгълүмати кораллар булдыру, хәзерге вазгыятьне төрле аерым районнарда карау, мәктәп эскәмиясеннән белгечләргә кадәр кадрлар әзерләү буенча үтә күренмәле аналитик система булдыру. Шулай ук, министрлык инициативасы буенча медицина оешмалары коллективлары арасында спорт, мәдәни ярышлар уздыру планлаштырыла», – дип билгеләп узды Елена Демьянова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Табиблар белән тәэмин ителеш буенча вазгыять елдан-ел начарая»

Депутат Ирек Ханипов Лениногорскида табибларга ихтыяҗ проблемасы гаять зур булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, табибларга фатирлар да бирелә, башка шартлар да тудырыла, тик университетта максатчан төстә укыган студентларны үзләре киткән җирлекләргә кайтару эше җитенкерәми. «Вазгыять елдан-ел начарая. Хәзер персонал уртача 60 яшьтә. Алар китеп беткәч, нишлибез?! Лениногорскида минем гаиләм өчен якын саналган бер хатын-кызда лейкемия икәнлеген үлеменә өч көн кала гына ачыкладылар, гәрчә ул диспансеризация дә үткән булган… Министрлыкта табибларны җәлеп итү эше буенча җаваплы кеше бармы?» – диде депутат.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Елена Демьянова әйтүенчә, максатчан төстә укыган яшь белгечләрне медицина оешмаларына кайтару эше алып барыла. Ул кече шәһәрләрдә кадрлар кытлыгы мәсьәләсе көн үзәгендә булуын әйтте.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 50 меңнән 500 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр өчен аеруча кирәк саналган табибларга 1 млн сумлык өстәмә түләүләр каралган. Аеруча кирәк булган белгечлек табибларына, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләргә шул акча түләнәчәк. Моннан тыш, кадрлар үзәге булдырылды. Бу юнәлештә эш алып барыла. Лениногорск табибларга ихтыяҗ аеруча кискен булган җирлекләр рәтенә керә. Баш табиб министрлыкка килсә, кабат сөйләшербез», – диде.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

  • Бу көннәрдә парламент комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге буенча хисабы карала.
news_right_1
news_right_2
news_bot