news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентта балаларның җәйге ялын оештыру һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында сөйләшәләр

Шулай ук агымдагы елда балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре дә күтәрелә

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Иртәгә – 26 майда ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү комиссиясенең уртак утырышы уза. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәлә 2010 елда республикада балаларның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеген тәэмин итүгә бәйле. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot