news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентта Бөтенроссия авыл спорт уеннары турында сөйләштеләр

Бөтенроссия авыл спорт уеннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез – Сезнең даныгыз мәңгелек” дигән шигарь белән үткәрел

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә ярдәм күрсәтү комиссиясе әгъзалары Алабугада агымдагы елның июль аенда узачак Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарын оештыру турындагы мәгълүмат белән танышты.

Билгеле булганча, авыл спорт уеннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез – Сезнең даныгыз мәңгелек” дигән шигарь белән, Татарстан җирендә бу уеннар сигезенче тапкыр үткәрелә.
үткәрелә.

Уеннарга әзерлек мәсьәләләре белән депутатларны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Якуп Йосыпов таныштырды. Аның сүзләренчә, бөтенроссия спорт уеннары Алабуга һәм районда урнашкан корылмаларда 8-13 июль көннәрендә узачак. Уеннар тантаналы рәвештә Алабуга шәһәренең Үзәк стадионында 9 июльдә башланып китәчәк.

Җәйге бөтенроссия авыл спорт уеннарында 3700 кеше катнашыр дип көтелә, аларның 3 меңе – спортчылар, 700е – судьялар. Алар 16 спорт төре буенча көч сынашачак, спортның билбаулы көрәш һәм самбо кебек төрләре программага быел гына кертелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot