Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентта Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен гамәлдән чыгару мәсьәләсе каралачак
19нчы февральдә җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Азат Җиһаншинның парламент депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында билгеле булды.
«12нче гыйнварда Азат Илдус улы республиканың экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләнде. Моңа бәйле рәвештә көн тәртибенә аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм ул эшләгән Экология, табигатьтән файдалану һәм азык-төлек сәясәте комитеты составында үзгәрешләр кертү турында сораулар каралачак», – дип белдерде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
Сессиянең көн тәртибендә – 24 сорау. 11 республика һәм 5 федераль закон проекты карала. Республика закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.
Шулай ук, депутатлар утырышта 11 җәмәгать судьясы кандидатураларын караячак һәм алар өчен тавыш бирәчәк.
Сессия утырышында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, шулай ук, ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдиновның 2025 елгы эшчәнлекләре турында хисаплары тыңланачак. КФУ да «Приоритет-2030» программасын гамәлгә ашыру турында доклад көтелә. «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстанда партнер белән финанслау буенча экспериментны тормышка ашыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткереләчәк. Бу сорау буенча икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз