Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Парламентның Разил Вәлиев җитәкләгән комитеты киләсе елга бюджет планын караячак
Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра.
(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 6 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра.
Анда төп мәсьәлә буларак “Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 еллар план өлешенә бюджет турында”гы 392-5 нче номерлы Татарстан Республикасы кануны каралачак. Бу уңайдан, утырышта Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин һәм республиканың икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясар дип көтелә.
Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында “Татарстан Республикасының аерым канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 383-5 нче номерлы канун проекты да бар. Аңа кагылышлы аңлатманы Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз