news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Арчада утырыш уздыра

Депутатлар райондагы музей һәм педагогия көллияте эшчәнлеге белән дә танышачак.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, ягъни 11 апрель көнне, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Арча районында күчмә утырыш уздыра. Көн тәртибендә Арча шәһәре һәм район буенча экскурсия каралган. Иң элек депутатлар “Казан арты” Арча тарихи-этнографик музее белән танышачак. Аннан соң Арча педагогия көллияте белән танышу, “Әлифба” һәйкәлен карау һәм Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу планлаштырыла.

Комитет утырышы көндезге сәгать 12.00 гә билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100