news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды

“Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бир

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашучы депутатлар “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проектын беренче укылышта карады. Әлеге закон проектының үзенчәлекләре турында ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева аңлатып үтте.

Бу закон проекты ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан, “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 263 статьясын һәм “Мәгариф турында” РФ Законының 29 статьясын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.

Татарстан Республикасы закон проекты нигезендә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен махсус мәгариф учреждениеләрендә, озак вакыт дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен шифаханә тибындагы савыктыручы мәгариф учреждениеләрендә, психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен мәгариф учреждениеләрендә төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем бирүне оештыру буенча вәкаләтләрне җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен кирәк булган чаралар күләменең, күрсәтелгән учреждениеләрне норматив финанслауга күчерү сәбәпле, исәп-хисап тәртибе үзгәрү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100