news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды
Депутатлар җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һә
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге алып бару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” ТР закон проектын беренче укылышка әзерләде. Әлеге закон проекты республика законнарын федераль закон актларына тәңгәлләштерү максатында эшләнгән.
Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько аңлатып үткәнчә, бу үзгәреш күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын төзү өчен өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итү белән бәйле эшчәнлекне алып бару, шул исәптән шартнамәләр буенча үз вазифаларын үтәү турындагы хисапны бирү тәртибе һәм формасын билгеләүгә кагыла.
Эш шунда: 2009 елның 1 гыйнварена кадәр кабул ителгән федераль законнар нигезендә хисап бирү тәртибе һәм формасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә иде. 2009 елның башында федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Россия Федерациясенең бу өлкәдәге вәкаләтләре РФ Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтле дип саналган башкарма хакимиятнең федераль органына бирелә. А.Ясько хәбәр иткәнчә, РФдә бу орган Төбәкләр үсеше министрлыгы санала.
Бу нисбәттән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп торак төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге алып бару буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү зарурлыгы туган. Татарстан Республикасы буенча бу вәкаләтләр җирле үзидарә органнарына бирелеп, әлеге өлкәдәге мәсьәләләр белән урыннардагы комиссияләр шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2