news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты сессиягә әзерләнә

Республиканың "Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" һәм "Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында" законнары үзгәреш кичерә

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты комитеты үзенең чираттагы утырышын уздырды.
ТР парламенты депутатлары республиканың 6 закон проектын тикшерде һәм беренче укылышка әзерләде. Алар, аерым алганда, республиканың "Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында" һәм "Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында", ТРның "Транспорт салымы турында" Законына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын карады.
Шулай ук көн тәртибенә "Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын тормышка ашыру максаты белән төзелгән, инвестиция эшчәнлеге алып баручы субъектлар өчен оешма кеременә салым буенча салым ставкасы билгеләү турында" һәм "Татарстан Республикасының оешма милкенә салым турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" ТР закон проектлары чыгарылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot