news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра

Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр республиканың киләсе ел бюджеты һәм Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына кагылышлы закон проектлары белән бәйле

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 27 октябрьдә ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра.

Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләр республиканың киләсе ел бюджеты һәм Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына кагылышлы закон проектлары белән бәйле.

Депутатлар шулай ук “Транспорт салым турында” ТР Законының 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасының оешмалар милкенә салым турындагы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының аерым нигезнамәләрен куллану тәртибе турында” закон проектларын караячак. “Законнар кайда туа” дип исемләнгән парламент сәгатендә катнашу турында фикер алышачак. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot