Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентарийлар идарәче компанияләр эшчәнлеген чикләү тәкъдиме белән чыга
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы чираттагы утырышын уздырды
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы чираттагы утырышын уздырды. Утырышны совет башлыгы, депутат Марат Хәйруллин алып барды. Көн тәртибенә республика парламенты тарафыннан, торак-коммуналь хуҗалык системасындагы идарәче компанияләрнең финанс эшчәнлегенә күзәтчелекне көчәйтү һәм кече һәм урта бизнес өлкәсендәге “бер көнлек” фирмалар белән көрәш максатыннан, федераль законнарга төзәтмәләр кертү өчен, РФ Дәүләт Думасына юлланган закон инициативалары чыгарылган иде.
Аерым алганда, “Россия Федерациясенең Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектында идарәче компанияләрнең күпфатирлы торак йортлар белән идарә итүгә бәйле булмаган эшчәнлеген тыярга һәм торакка бәйле законнарны бозган өчен, административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителә. Әлеге закон инициативасы Татарстан парламенты депутаты, “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев тарафыннан кертелгән.
Билгеле булганча, әлеге закон инициативасы “Бердәм Россия” партиясенең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе карамагындагы Эксперт советы тарафыннан каралып, РФ Дәүләт Думасына юлланган иде. Нәтиҗәдә аңа карата федераль Хөкүмәттән тискәре җавап килде. Шуңа кармастан, Татарстан парламентарийлары проблеманың хәл ителмәгәнлеген белдереп, закон инициативасын тагын бер кат фикер алышуга чыгарырга булган.
Закон проектының аңлатма язуыннан аңлашылганча, бүгенге көндә идарәче компанияләр үзләренә күрсәтелгән ышанычны акламый. Ягъни алар күпфатирлы йортлар белән идарә итүдән тыш, табыш алу максатыннан, эшкуарлыкның башка төрләре белән дә шөгыльләнә башлый. Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, мондый эшчәнлек гамәлдәге законнарга каршы килмәсә дә, күпфатирлы йортлар белән идарә итүендә начар чагылыш таба. Аерым алганда, идарәче компанияләр халыктан җыелган акчаларны хезмәт күрсәтүчеләргә (бу очракта энергия белән тәэмин итүчеләргә) үз вакытында тапшырмый, акчалар башка максатларда файдаланыла, дип исәпли парламентка закон инициативасын кертүчеләр.
“Татэнерго” оешмасы юристлары фикеренчә, идарәче компанияләр эшчәнлегенә чикләүләр кулланучылар мәнфәгатьләрен исәпкә алып кертелә. Эксперт советы башлыгы Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, идарәче компанияләр эшчәнлегенә күзәтчелек итү халык тарафыннан, хакимият тарафыннан начар куелган.
Депутат Николай Рыбушкин, әлеге закон проектын хупламавын белдереп, бу инициативаның кече эшкуарлыкны юкка чыгаруга юнәлтелгәнен билгеләп үтте. “Электр энергиясе ни өчен тулысынча түләмиләр?” дигән сорауга ул үзе үк җавап биреп, халыкның бөтен категорияләренең дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли алмавын билгеләп үтте.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары фикеренчә, “Татэнерго” оешмасы, бурычларны җыяр өчен, рычаглар эзли. Әмма бурычларны кайтарып алыр өчен, закон актлары да җитәрлек дип саный алар. Николай Рыбушкин да әлеге законнарны эшләтә белергә генә кирәк дип саный. Утырышта катнашучылар шулай ук бурычларның җыелу сәбәпләренең тирәндәрәк булуын, иң башта шуларны ачыкларга кирәклеген белдерде.
Марат Хәйруллин, әлеге закон проекты буенча фикер алышуны йомгаклап, проблеманың кискен торуын, идарәче компанияләрнең эшчәнлеге һәм финанс агымнарының “йөреше” үтәкүренмәле булырга тиешлеген ассызыклап әйтте. Нәтиҗәдә “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте, ТР Иҗтимагый палатасы һәм бизнес вәкилләре катнашында эшче төркем оештырырга һәм закон проектын эшләүне дәвам итәргә карар кылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз