Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламентарийлар «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физик-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслый торган закон проектларын карады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин искәрткәнчә, ике ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белем сыйфатын, физика һәм математика белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән, ел саен 250 млн сум финанслау каралган «Физик-математик алгарыш» пилот проекты эшләтеп җибәрелде.
«Нәкъ менә шушы инициатива республиканы технологик лидерлар рәтенә чыгарырга тиеш, дип саныйбыз. Ике ел эчендә проект уңай нәтиҗәләр күрсәтте – тирәнәйтелгән программалы 40 физмат сыйныфы ачылды, методик материаллар белән тәэмин ителде һәм диагностика эшләре башкарылды. Моннан тыш, 200 математика түгәрәге актив эшләп килә, аларда 5-6 сыйныфларның ике меңнән артык укучысы катнаша. Бу түгәрәкләр, катнаш укыту методикасын кулланып, математика белән кызыксынуны арттыруга гына түгел, педагогларның һөнәри үсешенә дә ярдәм итәләр», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кысаларында укучыларга, укытучыларга һәм мәктәпләргә грант ярдәме күрсәтелгән. Ике ел эчендә 400 укучы 50шәр мең сум акча алган, 780 укытучы 90-300 мең сум акчалата бүләк алган.
«80 мәктәп 600 меңнән 1 млн сумга кадәр грант алды. Физика, математика һәм информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен 40 мәктәп бер миллион, физмат сыйныфларында программаны гамәлгә ашырган өчен 40 мәктәп 600әр мең сум акча алды. Бу акчалар балалар белән эшләүгә, педагогларга хезмәт хакын түләүгә, яисә укучылар белән бергә чыгып йөрүгә сарыф ителә. Моннан тыш, 10 мәктәп математика, физика һәм информатика кабинетлары өчен һәрберсе 2 млн сумлык җиһазлар сатып алган. Проектка ярдәм итүгә республика бюджетыннан ике уку елында 500 млн сумга якын акча тотылган», – дип сөйләде Рамил Хәйруллин.
Казанның 179 нчы гимназиясе директоры Эльвира Наумова гимназиядә «Физик-математик алгарыш» проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Бу проектның әһәмияте шунда ки, ул белем генә бирми, ә укучы үзенең потенциалын ача, фән белән мавыга һәм хәтта үзенең киләчәк һөнәр юлын күрә ала торган бербөтен экосистема булдыра. Әлеге проект үз эшен түгәрәкләр аша, бишенче сыйныфтан башлап, балада предмет белән кызыксыну чагылган мизгелне кулдан ычкындырмас өчен башлап җибәрә. Проект шулай ук галимнәр видеолекцияләр ярдәмендә үзләренең виртуаль лабораторияләрендә күрсәткән тәҗрибәләргә басым ясый. Иң мөһиме – талантлы укучыларның бер тапкыр бирелә торган грантлар алу мөмкинлеге, физика-математика юнәлешендә – 50әр мең сум, ә физика-химия юнәлешендә – 60ар мең сум», – дип уртаклашты гимназия директоры.
Профильле комитет әгъзалары «Физик-математик алгарыш» проектын киңәйтергә тәкъдим иттеләр, аны өлкәнрәк сыйныфларда дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр, шулай ук, парламентарийлар фикеренчә, профильле предприятиеләр белән мәҗбүри рәвештә кире элемтәне җайга салып, проект эшчәнлеген көчәйтергә кирәк.
«Әлеге проектның булуы бик мөһим, минемчә, бишенче сыйныфтан ук балалар әкренләп үссеннәр, хәтта параллель профильле булмаган сыйныфларда да укытырга кирәк. Укытучылар барыбер укучыларны математика белән кызыксындырырга тырышачаклар, ә математиканы кем аңлый – ул физиканы да, аннары химияне дә аңлый», – дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов.
Бүген үк комитет утырышында парламентарийлар 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары турында фикер алыштылар. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның булу вакытыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә. 2027 елга мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2026 ел белән чагыштырганда 10 процентка арттырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз