news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент утырышында Дәүләт Советының 30 еллыгы мәсьәләсе каралачак

Парламент утырышында Дәүләт Советының 30 еллыгы мәсьәләсе каралачак
Фото: © Абдул Фархан, «Татар-информ»

Бүген Казанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак. Депутатлар фикер алышачак беренче тема республика парламентының утыз еллыгына багышлана. Доклад белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

«Татарстан парламенты бу көннәрдә истәлекле дата билгеләп үтә. Утыз ел элек, 1995 елның 30 мартында, I чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы булды», – дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

Юбилей уңаеннан бүген парламент бинасында архив документлар һәм фотоматериаллар күргәзмәсе ачыла.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 20 мәсьәлә кертелгән. Республиканың барлык тугыз закон проекты да беренче укылышта карауга әзер. Алар оешмалар мөлкәтенә салым, архив эше, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, административ хокук бозулар, гражданнар мөрәҗәгатьләре, яшьләр сәясәте, мәдәни мирас объектлары, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

«Татарстан Республикасында креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында»гы закон проекты буенча фикер алышуда Дәүләт Советында булмаган сәяси партияләр вәкилләре катнашачак. Елга бер мәртәбә парламент утырышына көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсен карау өчен республикада теркәлгән барлык парламент булмаган партияләр вәкилләре чакырыла.

Татарстанда 18 сәяси партия теркәлгән, шуларның бишесе Дәүләт Советында тәкъдим ителгән. «Бердәм Россия» һәм КПРФ фракцияләре формалаштырылган, ә ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Яңа кешеләр» төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре бер мандатлы округлар буенча депутатлар итеп сайланды.

Утырышта депутатлар шулай ук ТР Конституция Советының, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең, ТР Иҗтимагый палатасының докладларын һәм республика Фәннәр академиясенең хисабын тыңлаячак.

«Хөкүмәт сәгате» вакытында галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү турында мәгълүмат биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100