news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент рәисе: Һәр закон проектында төп өстенлек — республика үсеше

Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш депутатларының биш еллык юлның яртысын узганын әйтте — халык тарафыннан сайлап куелганнан соң, 2,5 ел үткән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика үсеше, халык иминлеген арттыру — теләсә нинди закон проекты каралганда, болар — төп өстенлекләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта журналистларга йомгаклау матбугат конференциясендә әйтте.

Ул алтынчы чакырылыш депутатларының биш еллык юлның яртысын узганын әйтте — халык тарафыннан сайлап куелганнан соң, 2,5 ел үтте.

«Депутатлар корпусы киңрәк колач җәеп эшли, алмашынып торсалар да, тәҗрибә арта. Без республиканың профессиональ парламентына, Дәүләт Советы аппаратына таянабыз. Законнар тиз үзгәрә, дистәләгән яңа законнар чыгып тора. Бу безне актив булырга этәрә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул парламенттагы 100 депутатның 50 се бер мандатлылар, 50 се партия исемлеге буенча булганын искәртте.

Парламент рәисе сүзләренчә, пандемиянең тискәре тәэсире зур булса да, кече һәм урта бизнес, зур җитештерү предприятиеләре үсешкә ирешә алган.

«Республика үсешен тәэмин итә алдык. Елның икътисади нәтиҗәләре безнең потенциал, мөмкинлекләр турында сөйли. Мин Татарстанда тууым һәм яшәвем белән горурланам. Мондый күп милләтле, күп телле, күп юнәлешле республика бүтән беркая юк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100