news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент комитеты утырышында физика, химия кабинетларын җиһазлау турында сөйләштеләр

Утырышта катнашучылар кабинетларны җиһазлауга акча бүлеп бирү чарасын күрергә кирәк, дип исәпли.

Парламент комитеты утырышында физика, химия кабинетларын җиһазлау турында сөйләштеләр
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәктәпләрдә физика, химия кабинетлары җиһазланышы начар хәлдә булу проблемасына тукталдылар. Бу проблеманы Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина күтәрде.

Ул мәктәпләрне карап йөргәндә, күбесендә химия, физика кабинетлары начар хәлдә булуы ачыкланганын әйтте. Аның сүзләренчә, җиһазлар-җайланмалар белән тәэмин ителеш начар. «Белүемчә, узган елда Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, берничә мәктәп шундый кабинетлар белән тәэмин ителде. Укучылар яхшы җиһазларда шөгыльләнү мөмкинлегенә ия, тик күп кенә муниципаль мәктәпләрдә бу сорау хәл ителмәгән. Муниципалитетлар үзләре генә бу проблеманы хәл итәрлек хәлдә түгел. Бюджетта бу мәсьәләләргә акча салынганмы?» - дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Удачина.

Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сүзләреннән аңлашылганча, әлегә Татарстан казнасыннан бу максатларга акча каралмаган. Шулай да, аның әйтүенчә, федераль программага кергән очракта, бу мәсьәлә хәл ителергә мөмкин. Грант программасы кысаларында, 10 мәктәпне тәэмин итү күздә тотыла.

Берничә депутат бала хокуклары буенча омбудсмен фикеренә кушылды. Чыннан да мәктәпләрдә бу кабинетларның мөшкел хәлдә булуын билгеләп үттеләр. Физика, химия гына түгел, биология кабинетларының җиһазланышы да мактанырлык булмавын әйттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бу вазгыятьне җентекләп карарга киңәш итте. «Мониторинг ясарга кирәк: бер физика кабинеты күпмегә төшә, һәм мондый ничә кабинет кирәк», - ди ул.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, грант ярдәме белән генә физика һәм кабинетларын җиһазлап бетереп булмый. «Алар гына түгел, технология кабинетлары да юк, кадак кагарга, тегәргә, бәйләргә өйрәтү мөмкинлекләре юк», - диде. Моның өчен махсус программа кирәк, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100