news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парламент комитетлары 2010 ел бюджет проектын икенче укылышка әзерли

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздырды

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе Разил Вәлиев алып барды.
Депутатлар беренче булып “Татарстан Республикасының 2010 елга бюджеты турында” ТР закон проектын икенче укылышка әзерләде. Комитет рәисе Р.Вәлиев әйтүенчә, бюджет проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, төрле оешмалардан тәкъдимнәр кергән. Һәм шуның нигезендә закон проектына карата төзәтмәләр таблицасы эшләнгән.
Аерым алганда, 2010 ел бюджет проектында каралган суммалардан тыш, ТР Язучылар берлеге агымдагы эшчәнлеген алып бару өчен өстәмә рәвештә - 7 млн. 912 мең сум акча, берлекнең бинасын ремонтлау һәм реставрацияләү өчен 20 млн. сум акча сорый. ТР Композиторлар берлегенә бинасын генераль реконструкцияләү өчен 67 млн. 800 мең сум акча кирәк.
Республикадагы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен реставрацияләү өчен 100 млн. сум акча кирәк. Татарстанда мондый һәйкәлләрнең саны 6 меңнән артып китә. Быел “Мирас” программасы нигезендә бу максатларга 66 млн. сум акча бирелгән булган. Киләсе елга исә 39 млн. сум акча каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу ике бина республика дәрәҗәсендәге һәйкәл булып тора.
Төзәтмәләр таблицасында шулай ук Татарстанның муниципаль китапханәләре өчен вакытлы матбугатка язылуны оештыру өчен – 7 млн. 500 мең сум, “Мәдәниятлар һәм диннәр атласы” альбомын сатып алуга 4 млн. сум акча кирәклеге күренә.
Депутатлар шулай ук республиканың Тәтеш муниципаль районының Тәтеш шәһәре татар мәктәп-гимназиясе бинасына – 41 млн. сум , Казан шәһәрендәге 12 нче кызлар гимназиясе бинасын төзеп бетерү өчен 60 млн. сум акча кирәклеген хәбәр итте. Башлангыч һәм урта махсус һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен дәреслекләр бастыруга 6 млн. 400 мең сум акча сорала.
“Мәгариф” һәм Татар китап нәшриятына социаль яктан әһәмиятле дип саналган әдәбият чыгару өчен – 30 млн. сум, “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Төмән өлкәсендәге корреспондент пунктын ачуга 3 млн. сум акча кирәк. Комитет әгъзалары бу тәкъдимнәрне хуплап тавыш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100