news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Парламент хәбәрләре" программасы үзенең юбилеен билгеләп үтә

Шул уңайдан ТР Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Журналистлар берлегендә “Татарстан” ДТРКндә "Парламент хәбәрләре" ("Парламентские вести") программасы чыга башлауның 10 еллыгы билгеләп үтелде.

"Парламент хәбәрләре" программасы беренче тапкыр 2004 елның көзендә эфирга чыга. Аның авторы һәм алып баручысы Рифкать Тригулов була. Ул Мәскәүгә күчеп китү сәбәпле, "Парламент хәбәрләре"н алып бару Дмитрий Второвка йөкләнә. Үзе дә ТР Дәүләт Советы депутаты булган Д. Второв әлеге программага бик теләп алынган. "Программа беренче көннәреннән үк халыкка кызыклы булды. Аны күбрәк урта һәм олы буын кешеләре карый. Урта катлам җитәкчеләре, социаль өлкәдә хезмәт куючылар да үз итә. Тамашачы белән без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. "Яңа закон", "Сессия" кебек сәхифәләрне, "галстуксыз депутатлар" хакында булган мәгълүматны кызыксынып кабул итә тамашачы", - ди программаны эфирга чыгаручы Дмитрий Второв.

Татарстан Журналистлары берлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, программаның озак вакытлар чыгып килүенең серен анда яктыртылган теманың мөһимлегенә бәйле, дип саный. "Татарстан Дәүләт Советы кешеләр тормышы өчен мөһим булган законнар кабул итә. Алар кешеләрнең көндәлегенә, социаль мәсьәләләргә һ.б. кагыла. Журналистларның тырышып эшләве дә зур роль уйный. Шундый вакыт аралыгында эфирга чыгу һәм, өстәвенә, кешеләрдә кызыксыну уята белү зур профессиональлек сорый. Әлбәттә инде, эчтәлек ягы да аксамаска тиеш", - дип фикерләрен җиткерде ул "Татар-информ" агентлыгы журналистына һәм программаның уңышында депутатларның да өлеше зур булуын ассызыклады.

"Алдагы елларда да әлеге темага кызыксыну бетмәсен иде. Журналистлар еш кына вакыйга артыннан бара. Вакыйгаларны яктырту да кирәк, билгеле. Әмма каләм ияләре үзләре уйланырлык темалар тудырса, проблематикага өстенлек бирелсә, тагын да яхшырак булыр иде", - диде Римма Ратникова һәм депутатлар корпусын журналистлар белән актив эшләргә, аудиториягә парламент эшчәнлеге хакында мәгълүмат җиткерергә өндәде. Ул шулай ук "Татарстан" ДТРКнә Татарстан парламенты һәм аның җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Телеканалның директоры Фирдүс Гыймалтдинов исә Татарстан парламенты депутатларына, Татарстан парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлегенә шулай ук рәхмәтләрен җиткереп, "Парламент хәбәрләре"н әзерләүчеләрнең эшен югары бәяләде. "Әгәр дә тырышлык булмаса, сәләт белән генә зур эшләр башкарып булмый. Әлеге программаның бик еллар эфирга чыгуында Дмитрий Второвның өлеше зур", - диде ул һәм программа өстендә эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары биреп, акчалата бүләкләде.

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы исеменнән котларга агентлык җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин килгән иде. "Мин бу программаны эфирга чыккан вакытыннан бирле күзәтеп барам. Дмитрий татар телен дә яхшы белә һәм бу интервьюлар алганда да сизелә. Алга таба да шул рухта эшләргә язсын", - диде ул котлавында.

КПРФ сәяси партиясенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзе җитәкләгән сәяси партия исеменнән Дмитрий Второвка Рәхмәт хаты һәм язучы Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальне тапшырды.

Республика парламенты комитетлары җитәкчеләре дә бу чарада катнашып, программаны юбилее белән котлады.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Резеда Макуева "Татарстан" телеканалында парламент хәбәрләренә зур урын бирелүен ассызыклады һәм парламент белән тыгыз элемтәдә торуы өчен рәхмәт белдерде.

Программаның юбилее уңаеннан оештырылган чарада ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары, ТР Дәүләт Советы белән тыгыз элемтәдә эшләүче журналистлар килгән иде. Алар программаның юбилее белән котлап, бүләкләрен тапшырды.

Программа коллективы исә, үз чиратында, алар белән актив эшләгән депутатларга, парламент вәкилләренә дипломнар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100