Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламент депутатлары «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды
Бүген парламентның егерме беренче утырышы кысаларында Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе узды. Утырыш башланыр алдыннан депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылдылар, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Депутатлар ярдәме белән ветераннар һәм өлкәннәр, картлар йортлары карамагындагылар, шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар республикада һәм районнарда чыга торган газета-журналлар уку мөмкинлеген ала.
Парламентарийлар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тәкъдим иткән «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталарына, «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Татарстан», «Казан» журналларына язылдылар. Шулай ук, Татарстан Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты гамәлгә куйган «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары да тәкъдим ителде.
Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты өчен вакытлы матбугатка язылды.
«Подписка бүләк ит» акциясе – парламентның күркәм традициясе, депутатлар елына ике мәртәбә республиканың социаль учреждениеләре өчен республика һәм район басмаларына язылалар. Бу акциягә парламентарийлар гына түгел, бизнес, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган ведомстволар вәкилләре дә кушыла. Гомумән, минемчә, бу халыкны безнең уртак, республика тормышына җәлеп итүнең менә дигән формасы: бер язмыш белән яшәү, уртак бурычларны хәл итү. Шуңа күрә мин бу акцияне бик югары бәялим һәм мөмкинлекләре булган барлык кешеләргә анда катнашырга һәм безнең социаль учреждениеләргә ярдәм итәргә тәкъдим итәр идем», – диде Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда.
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, Дәүләт Советының һәр депутаты конкрет социаль учреждениеләргә – картлар һәм инвалидлар йортларына, балалар йортларына беркетелгән, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәләр, шул исәптән газета-журналларга яздыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз