Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Парламент дәресе-2026 га йомгак ясалды: Ватанпәрвәрлеккә нигез гаиләдә, мәктәптә салына
Бүген Татарстанның Дәүләт Советында Парламент дәресе-2026 проектына йомгак ясалды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» 2026 елгы парламент дәресе кысаларында узган республика бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Быел 18нче тапкыр оештырылган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә һәм беренче тапкыр махсус урта һөнәри уку йортларында узган. Аларда ярты миллионнан артык укучы, 37 меңнән артык педагог катнашкан. Укучыларның иҗади эшләре һәм укытучыларның методик эшләнмәләре бәйгеләрендә иң-иңнәре дип табылганнарга бүләкләр тапшырылды.
«Бүгенге һәм киләчәк буынның бурычы – тарихи хакыйкатьне, аның турында хәтерне саклау»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов быелгы парламент дәресенең темасы «искиткеч мәгънәле» дип билгеләп узды. «Бик күп ватандашларыбызның тормыш эшчәнлеге шуның белән тиңдәш. Илебез, Ватаныбыз шундый эчтәлек белән бай һәм бәхетле яши», – диде Марат Әхмәтов.
Ул Хәрби батырлык елы дип игълан ителгән 2026 елда ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә дан җырлануын, шул ук вакытта махсус хәрби операциядә булган бүгенге Ватан сакчыларына да ихтирам күрсәтелүен билгеләп узды. «Илебезнең дәүләтчелеге, бөтенлеге өчен зур көрәш бара. Әлбәттә, барыбызга да бары тик Җиңү кирәк! Бүгенге һәм киләчәк буынның бурычы – тарихи хакыйкатьне, аның турында хәтерне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру. Шул рәвешле, без югары әхлакый рухыбызны күрсәтәбез. Бу җәмгыять өчен мөһим!» – дип белдерде Марат Әхмәтов.
Ул республиканың Ватан Геройлары белән горурлануын, барлыгы 439 кеше Геройлар исемлегендә булуын искәртте. «Миңа Чүпрәле районының бер авылында булырга туры килде. Бу район республикага, илгә 7 Советлар Союзы һәм Россия Герое, 9 Социалистик хезмәт Герое биргән. Менә халыкның рухи потенциалы нинди зур!» – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.
Ул, шулай ук, 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы булуын, Татарстанда 175 милләт вәкиле татулыкта яшәвен билгеләп үтте. «Татарстан халыклары ассамблеясенең озак еллар саллы хезмәте нәтиҗәсендә республика бер олы гаиләгә тупланган. Татулык һәм дуслык – барлык дәверләрдә өстенлекле мәсьәлә», – диде Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов ватанпәрвәрлеккә нигез гаиләдә, мәктәптә салынуын билгеләп узды. «Республика үсеп килүче буын өчен күп нәрсә башкара. Сезне алда зур киләчәк көтә», – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов җиңүче балаларга. Бүген куәтле икътисады белән дан тоткан республиканың киләчәге шушы балалар кулында булуына ышанычын белдерде.
Марат Әхмәтов укытучыларга да рәхмәт әйтте. «Көн саен үсеп килүче буынга белем биреп, Татарстанның рухи нигезен булдырасыз. Сездән башка җәмгыять сәламәт була алмый. Барыгызны да котлыйбыз. Әйдәгез, республиканы тагын да уңышлырак итик!» – дигән теләген җиткерде.
Алга таба «Дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар өчен методик эшләнмәләр» бәйгесендә җиңү яулаган укытучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әлеге бүләккә Азнакай шәһәре гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Гәрәева, Чаллының 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Демичева, Кама Тамагы районы Иске Казиле урта гомуми белеме бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлзидә Булатова, Казанның Идел буе районы 139 нчы гимназиясенең директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Романова, Казан шәһәренең 107 нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хаҗиева, Тәтеш татар урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Лукина лаек булды.
Шулай ук, Рәхмәт хатлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем идарәсе башлыгы Татьяна Алексеевага һәм Казанның 179 нчы гимназиясе директоры Эльвира Наумовага тапшырылды.
«Проект барлык мәктәпләрне берләштерә»
Башлангыч сыйныф укучылары «Хезмәт кешене бизи» номинациясендә рәсем бәйгесендә осталыгын күрсәткән.
Өченче урынны Чирмешән районы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Даяна Тәһәутдинова, Бөгелмә районы «Импульс» балалар-үсмерләр үзәге укучысы Злата Козина яулады. Икенче урын өчен Лениногорск районы 5 нче урта мәктәбе укучысы София Салдаева, Казанның Киров районы «Заречье» өстәмә белем бирү үзәге укучысы Амелия Ильина бүләкләнде. Беренче урынга Чистай районы 3 нче гимназиясе укучысы Нурсия Әхмәдиева лаек булды.
Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов котлады.
«18 ел дәвамында шушы уникаль проект югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла, ул традицияләр, классик педагогика, инновацион технологияләр белән бергә үрелеп бара. Бу проект барлык мәктәпләрне берләштерә. Проектның уникальлеге, әһәмияте дәрес темасында да чагылыш таба», – диде.
Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, парламент дәресләрен Дәүләт Советы Рәисе, депутатлар алып баруын истә тотканда, хәзерге яшь буынның шундый мөмкинлеге булуына кызыгып та куярлык. «Закон чыгару эшчәнлегендә иң тәҗрибәле, зиһенле, гыйлемле кешеләр үткәрә бу дәресләрне», – диде ул.
«Активлыгыгыз, бу эшнең мөһимлеген аңлавыгыз өчен рәхмәт»
ТР Дәүләт Советы Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Хезмәт итү – чын хәзинә» иншалар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Бик канәгать булып, шатланып утырам. Мин бәхетле кеше, үземне шушы балалар арасында шулай тоям. Бу балалар закон нәрсә икәнен, аның кайда кабул ителүен, ул законнар нигезендә республика ничек яшәвен аңлауга үзләреннән өлеш кертте, алар кызыксынып сораулар бирделәр. Киләчәктә үскәч, кайберләре депутат булыр, без моңа шат кына булырбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул парламент дәресе инициативасына педагоглар актив кушылганын билгеләп узды. «Активлыгыгыз, бу эшнең мөһимлеген аңлавыгыз өчен рәхмәт», – дип белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин балаларга мөрәҗәгать итеп, бүген рус телен дә яхшы белергә, туган телдә дә иркен сөйләшергә кирәклеген ассызыклады.
«Хезмәт итү – чын хәзинә» инша бәйгесендә өченче урын Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Дилия Шакирова, Тукай районы Новый бистәсе мәктәбе укучысы Софья Чухутинага бирелгән. Икенче урын ияләре – Советлар Союзы Герое Павел Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Софья Ерофеева, Казанның Мәскәү районы 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Диана Чикина. Беренче урын өчен Бөгелмә районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Злата Деревянко бүләкләнде.
Тантанада, шулай ук, «Сугышта да, көрәштә дә батырлыкка урын бар!» иншалар бәйгесе, «Хезмәт – әхлак сакчысы» иншалар бәйгесе, «Каһарманнар – батырлык үрнәге» иншалар бәйгесе, «Хезмәт – тормыш нигезе» нәсерләр бәйгесе, «Хезмәт шатлык булганда тормыш матур!» мәктәп музейлары эшчәнлеге турында видеороликлар бәйгесе, «Каһарман батырлыгы белән дан ала» шәхси проектлар бәйгесе, «Хәрби батырлык медале дә, хезмәт фидакарьлеге медале дә бер металлдан коеп ясала» тикшеренү эшләре бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Тантанада балалар иҗат коллективлары җыр, биюләрен тәкъдим итте. Чараны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән йомгаклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз