news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

"Парламент дәресе-2014" кысаларында узган "Монда законнар туа" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Чарада ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2014" кысаларында уздырылган "Монда законнар туа" ("Здесь рождаются законы") республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Иң элек ул Дәүләт Советының икенче катындагы фойеда урнашкан рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты, балалар белән истәлеккә фотосурәткә төште.

 "Парламент дәресе" 2009 елдан бирле үткәрелә. 2014 елда әлеге проект кысаларында уздырылган конкурста 384 укучы үзен сынап караган: алар инша, эссе, плакат, рәсем буенча иҗади көч сынашкан. Элеккеге конкурслардан аермалы буларак, быел видеороликлар буенча да номинация булдырылган.

"Без 6 ел дәвамында ачык "Парламент дәресе" уздырабыз һәм анда республиканың барлык мәктәпләре дә катнаша. Аның максаты — демократик, хокукый, дөньяви, белемле дәүләттә укучыларга белем бирү, аларга иҗади уйлануга җирлек тудыру, бу тормышта үзләренең урыннары хакында һәм иртәгәсе көн турында уйлануга мөмкинлек бирү. Мин сезгә алга таба да уңышлар телим һәм җиңүегез белән тәбрик итәм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, мәктәп укытучыларына шундый зур эш белән шөгыльләнүләре, дәресләрдән соң да үз вакытларын шуңа сарыф итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук бер төркем җиңүчеләрне тәбрикләп, бүләкләр тапшырды һәм, гафу үтенеп, республиканың танылган партия һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан АССР Министрлар Советының элеккеге рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре  Гомәр Исмәгыйль улы Усмановны соңгы юлга озатырга китте.

Бүләкләрне тапшыруны ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов дәвам итте. "Әлеге конкурс ярдәмендә Татарстан парламенты вәкилләре үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үз өлешләрен кертә ала. Дәүләт Советы вәкилләре мәктәпләргә чыгып, укучылар белән аралашты. Сез төрле һөнәрләр сайларсыз, кем генә булсагыз да, мин сезнең чын кеше булачагыгызга ышанам", - диде ул һәм конкурста җиңүчеләрне котлады.

Шулай ук, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе урынбасары Анастасия Исаева, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчессе Шакир Яһудин да конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды һәм теләкләрен җиткерде. Чарада ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина һәм башка депутатлар да катнашты.

 Бүләкләү тантанасыннан соң укучыларга парламент буенча экскурсия оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100