news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парковкаларны кардан чистарту сәбәпле, казанлыларга машиналарын алып куярга куштылар

Парковкаларны кардан чистарту сәбәпле, казанлыларга машиналарын алып куярга куштылар
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Бүген төнлә Казанның берничә муниципаль парковкасын янәдән кардан чистартачаклар. Татарстан башкаласы администрациясе казанлылардан автомобильләрен алып куюларын сорый. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кардан чистарту эшләре автомобильчеләргә комачауламас өчен төнге вакытта этаплап үткәреләчәк, дип аңлаттылар шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Лушников урамындагы 227нче номерлы түләүле парковка чистартылачак.

Моннан тыш, төнге 21.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда чистарту эшләре алып барылачак:

  • Петербург урамы – Петербург урамына параллель юл, Постау урамы белән киселештән Нурсолтан Назарбаев урамы белән киселешкә кадәр җөп як;
  • Петербург урамы – Туфан Миңнуллин урамы белән киселештән Постау урамына кадәр юлның ике ягы;
  • Петербург урамы белән киселештән алып Иске Йолачылар урамы белән киселешкә кадәр өлешнең ике ягы, Петербург урамындагы 35нче йорт буйлап;
  • Шиһабетдин Мәрҗани урамы – Татарстан урамы белән киселештән алып КСКа урамы белән киселешкә кадәр урамның так ягы, КСКа урамы белән киселештән алып Нурсолтан Назарбаев урамы белән киселешкә кадәр урамның ике ягы;
  • Профессор Нужин урамы – Профессор Нужин урамындагы 2нче йорт буйлап барган урамның җөп ягы, Профессор Нужин урамындагы 1нче йорт буйлап барган урамның так ягы.
news_right_1
news_right_2
news_bot