news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парковкада машина номерларын яшерүчеләрне җәзага тарту буенча Медведевка мөрәҗәгать юллана

Түләүле парковкаларда дәүләт номеры салдырылган яки капланган машиналар белән бәйле проблеманың кискенлеге билгеләп үтелде.

Парковкада машина номерларын яшерүчеләрне җәзага тарту буенча Медведевка мөрәҗәгать юллана
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парковкаларда машиналарының номерларын салдыручыларны штрафка тарту турында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юллый. Бу карар бүген парламентның 45 нче утырышында кабул ителде.

«Соңгы елларда Казанның транспорт комплексы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән бердәм парковкалар системасын булдыру шәһәр үзәгендә транспортның теләсә кайда туктавын чикләде, урамнар берникадәр бушады. Шул ук вакытта түләүле парковкаларда дәүләт номеры салдырылган яки капланган машиналар белән бәйле кискен проблема бар», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Хәзерге вакытта федераль закон тарафыннан номеры күренмәгән яки булмаган транспортның туктап торуы тыелмый. Җәза да юк. Татарстан депутатлары болай эшләүчеләргә административ җәза кертергә тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов әйтүенчә, көн саен 4 меңләп машина тора, шуның 350 се түләмичә китә. «Ә алар урынына бит башкалар куя алыр иде. 10 процент акча да керми дигән сүз», - диде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин машиналарының номерларын салдырып калдырып китү очраклары ешайганын билгеләп узды. «Түләүле парковкаларда да урын юк. Тәртип салырга кирәк. Законга буйсынган, түләргә әзер булган гражданнарга ирек бирергә кирәк», - диде. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, беренче чиратта күбрәк табыш алу түгел, ә халыкка урын бушату максаты тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100