news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парковка өчен штрафка риза булмыйча ничек шикаять биреп булуы турында сөйләделәр

Татарстанда машина йөртүчеләрне парковка яки юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Әмма машина йөртүче һәрвакытта да штраф белән килешмәскә мөмкин. Мондый очракларда кая мөрәҗәгать итәргә һәм штраф белән риза булмавыңны ничек расларга. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Дәүләт автоинспекциясе, «Мәскәү парковка киңлеге администраторы» дәүләт казна учреждениесе яки Мәскәү административ юл инспекциясе язган штрафка карата дәгъваны татарстанлылар нәкъ менә аны билгеләгән органда белдерә ала. Шикаятьне карау белән тиешле ведомствоның вәкаләтле хезмәткәре шөгыльләнәчәк.

Әгәр штраф түләтү турындагы карар административ комиссия тарафыннан чыгарылган булса, аңа карата бары тик суд аша гына шикаять бирергә мөмкин. Шул рәвешле, вазифаи затка шикаять бирү этабын читләтеп үтеп, администрацияләр һәм техник инспекцияләр тарафыннан салынган штрафларга суд тәртибендә дәгъва белдерү рөхсәт ителә.

Кайсы орган штраф язганын һәм гариза белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлау өчен, карарның беренче саннарына игътибар итегез:

- 188 - карар Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан чыгарылган. Шикаятьне шәхсән үзең бирергә яки заказлы хат белән квитанциядә күрсәтелгән ЮХИДИ бүлекчәсенә җибәрергә кирәк.

- 031- штраф «Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе» муниципаль казна учреждениесе тарафыннан билгеләнгән. Шикаять бирү тәртибе турында актуаль мәгълүматны Казан мэриясенең рәсми сайтында табарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot