Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Паркларда электросамокатта йөрүне тыячаклар
Россия Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү проекты тәкъдим итте. Алар шәхси мобильлек чараларын куллануны билгели. Проектта паркларда электросамокатларда, сегвейларда, монотәгәрмәчләрдә йөрүне тыю, шулай ук бу мобиль транспортларның машиналар йөри торган юлда хәрәкәтен чикләү тәкъдим ителә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә әзерләнгән төзәтмәләр шәхси мобильлек чаралары төшенчәсен кертә һәм аларда хәрәкәт итү кагыйдәләрен билгели. Әлеге документ шәхси мобильлек чараларын кулланучыларның да, җәяүлеләрнең дә һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән», – дип аңлаттылар Транспорт министрлыгында.
Мәсәлән, электросамокатларның хәрәкәт тизлеген чикләргә тәкъдим итәләр. Машиналар йөри торган юл читеннән бару автомобильләр өчен рөхсәт ителгән тизлек 60 км/сәг булганда һәм юл чите булмаганда гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта шәхси мобильлек чарасы фара һәм фонарь, тормоз, тавыш сигналы һәм яктылык кайтаргыч белән җиһазландырылган булырга тиеш.
Моннан тыш шәхси мобильлек чаралары кулланучыларга җәяүлеләр кичүеннән дә чыгарга ярамый, аннан җәяү чыгарга туры киләчәк.
Иминлек максатларыннан паркларда, җәяүлеләр зонасында һәм хәрәкәт күп булган урыннарда да шәхси мобильлек чаралары куллану тыелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз