news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парклар һәм скверлар дирекциясенә объектларны тәүлек буе саклау өчен 90 млн сум акча кирәк

Дирекциядә 2019 елның җәйге сезоны башында әлеге инициативаның гамәлгә ашырылуына өметләнәләр.

Парклар һәм скверлар дирекциясенә объектларны тәүлек буе саклау өчен 90 млн сум акча кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенә объектларны тәүлек буе саклау өчен елына 90 миллион сум акча кирәк. Дирекция башлыгы Марат Закиров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

  • Хәзерге вакытта шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен күп кеше катнашында чаралар үткәргәндә генә саклыйлар, видеокамералар исә штаттан тыш хәлләргә оператив төстә реакция ясарга мөмкинлек бирми. 

«Яңа территорияләрне исәпкә алып, объектларны саклау өчен елына 90 миллион сум акча кирәк, бу бик зур сумма. Горки-Әмәт урманы гына да 80 гектар мәйданны били», - диде Закиров.

Мондый зур сумманы шунда ук җәлеп итү мөмкин булмаячак, диде докладчы. Шулай да дирекциядә 2019 елның җәйге сезоны башында әлеге инициативаның теге яки бу рәвештә гамәлгә ашырылуына өметләнәләр.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100