news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Парк-хаус" җитәкчелеге: Инвалидны урамга куып чыгарулары хакында мәгълүматыбыз юк

Администратор бу хакта сәүдә үзәге идарәчесенә җиткерергә вәгъдә бирде.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Парк-хаус" сәүдә йорты җитәкчелеге "Татар-информ" агентлыгына инвалид Бәхтиярне урамга куып чыгарулары турында хәбәрдар булмавын белдерде. 

"Татар радиосы" ди-джее һәм пиар-менеджеры, журналист Айсылу Лерон тумыштан инвалид энесе Бәхтиярне сәүдә йортыннан куып чыгарулары хакында хәбәр итте.

«Бәхтияр сөйләшми һәм акыл үсеше дәрәҗәсе ягыннан бик калыша. Кырыйдан карап торганда сәеррәк тоелса да, ике метр буйлы энем беркемне рәнҗетергә дә, яманлык кылырга да сәләтле түгел. Аның акыл дәрәҗәсе бер яшьлек сабыйларныкы кебек”, – дип сөйләде энесе турында Айсылу Лерон.

Айсылу хәбәр итүенчә, Бәхтиярне “Парк хаус” сәүдә үзәгенең куркынычсызлык хезмәте вәкилләре урамга куып чыгарган. Мәгълүмат үзәгендә ул сатып алучыларны куркыта дип белдергәннәр. Бу хакта аңлатма ишетергә теләп, "Татар-информ" хәбәрчесе "Парк-хаус” сәүдә үзәгенә шалтыратты.

Администратор Надежда үзенең бу хакта хәбәрдар булмавын һәм бу хәбәргә гаҗәпләнүен белдерде.

“Беренче ишетәм. Үзем комментарий бирмим, әмма бу хакта сәүдә үзәге идарәчесенә җиткерәчәкмен. Үзегезнең сорауларыгызны электрон почтага җибәрә аласыз”, – диде, телефон номерын алып калды. 

Фотода: Айсылу Лерон энесе Бәхтияр белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100