news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Париждагы фәнни форумда Алтын Урданың 750 еллыгы турында фикер алыштылар

Татарстан Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Алтын Урда археологиясе турында сөйләде.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Парижда Халыкара Төрки академия тарафыннан ЮНЕСКО белән берлектә оештырылган «Бөек дала: мәдәни мирас һәм дөнья тарихындагы роле» форумында Алтын Урданың 750 еллыгы турында фикер алыштылар. Бу хакта академиянең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фәнни вакыйгада АКШ, Россия, Һиндстан, Кытай, Бөекбритания, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Латвия, Нидерланд һәм Венгрия кебек илләрдән якынча 70 тикшеренүче, ЮНЕСКО вәкилләре катнашкан.

Алтын Урда археологиясе турында Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков сөйләде. Башка илләрдән килүчеләр дә докладлар белән чыгыш ясады.

Моннан тыш, форумда катнашучылар төрки илләр өчен мөһим даталар –  Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» поэмасының  950 еллыгы һәм шагыйрь Имадетддин Насиминең 650 еллыгы турында да сүз барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot