news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парижда татар Сабан туе узачак

Татар милли бәйрәмен үткәрү – Франция һәм Татарстан арасында туризмны үстерү турындагы килешүнең бер өлеше булачак.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франция һәм Татарстан башкалалары арасында туризм өлкәсендә төзелгән килешү кысаларында, Парижда татар милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе” җыелышында башкаланың Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

“Париж белән Казан арасында туризмны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Хәзер башка илләрнең башкалалары белән дә шундый ук хезмәттәшлек урнаштыру өстендә эшлибез, мәсәлән, Милан, Барселона кызыксындыра. Франция башкаласы Парижда Сабан туе оештырырга ниятлибез. Милли бәйрәмнең вакыты һәм катнашучылар исемлеген соңрак хәбәр итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте Дарья Санникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100