news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парижда музей күргәзмәсе һәм “Сугыш турындагы совет җырлары” дигән фестиваль үткәрелә

Чараларны Казанның Социаль көнкүреш музее хезмәткәрләре оештыра

 (Казан, 9 май, “Татар-информ). Бүген, 9 май — Җиңү көнендә Парижда музей күргәзмәсе һәм “Сугыш турындагы совет җырлары” дигән фестиваль үткәрелә. Әлеге чараны Франциядә яшәүче татар диаспорасы һәм Парижның 15 нче округ мэриясе ярдәме белән Казанның Социаль көнкүреш музее хезмәткәрләре оештыра.

Мәдәни чараларга ТРның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов һәм күренекле француз рәссамнарының берсе Ринат Анимаев фестиваль кунаклары буларак чакырулы.

Күргәзмә Мәдәни ассоциацияләр үзәгендә үтә, аннан соң җыелган халык Жорж Брассенс исемендәге паркка чыгачак. Франция башкаласында яшәүчеләргә экспонатлар сыйфатында совет чорында эшләнгән китаплар, газеталар, бала уенчыклары, плакатлар, граммпластинкалар тәкъдим ителә. Фестивальнең музыкаль өлешендә “День Победы”, “Катюша”, “Темная ночь”, “Смуглянка” җырлары яңгыраячак, диелә Казан мэриясе сайтында.

“Бу ел безнең юбилей елы. Сугыш турындагы совет җырлары фестиваленә быел - биш ел. Шунлыктан, аны гадәти булмаган урында үткәрү турында карар кабул ителде. Алдагы елларда без аны Казан тирәсендә үткәрсәк, хәзер халыкара дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Җиңү темасы көнбатышка таба юл тота. Мин моңа бик шат”, - дип фикере белән уртаклашты музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot