Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Парижда элеккеге совет республикаларыннан 35 кеше криминал өчен тоткарланган
Тоткарланган затлардан талауда, акча таләп итүдә һәм кешеләр сатуда катнашуда шикләнәләр.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Франциядә элеккеге совет республикаларыннан 35 кеше тоткарланган. Тоткарланган затлардан талауда, акча таләп итүдә һәм кешеләр сатуда шикләнәләр. Бу хакта «Известия» яза.
Бу кешеләрнең күбесе Грузиядән (8 хатын-кыз). Тентү вакытында аларда 70 мең евро тапканнар, шулай ук пистолетлар һәм автомобильләр алганнар.
Парижда һәм шәһәр читендә оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге полицейскийлары махсус операция үткәргән. Франция полициясе Интерпол һәм Грузиянең Франциядәге илчелеге катнашында операциягә әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз