news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Парижда бер ел элек терактларда һәлак булучыларны искә алдылар

Франция Хөкүмәте җитәкчелеге истәлек тактасы ачкан.

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Франциядә моннан бер ел элек Парижда терактларда һәлак булучыларны искә алалар. Франция Президенты Франсуа Олланд һәм Париж мэры Анн Идальго “Стад ле Франс" стадионы бинасында истәлек тактасын ачкан, дип "Le Figaro" газетына сылтама биреп хәбәр итә "Интерфакс". Бер ел элек нәкъ бу стадион янында шартлаулар булган.

Парижда фаҗигале вакыйгалар белән истә калган "Батаклан" концертлар залында кичә Британия җырчысы Стинг чыгыш ясаган. Концертка бер ел элек фаҗигане кичергән кешеләр дә килгән булган. 

2015 елда булган терактларда 130 кешенең гомере өзелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot