news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Париж дизайнеры: Мөселман илләренең мәдәниятенә сокланам, Россиягә килүемә бик шатмын

Париж дизайнеры: Мөселман илләренең мәдәниятенә сокланам, Россиягә килүемә бик шатмын
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Корстон»да «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисадый форумы кысаларында талантлы modest fashion-дизайнерлар катнашында мода күрсәтү тамашасы Франция дизайнерының «Dalinda» коллекциясен тәкъдим итүдән башланды. Тамашачылар арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

«Мин Россиягә мөселман хатын-кызлары өчен киемнәрдән торган коллекциямне тәкъдим итәргә килдем. Мөселман илләренең мәдәниятенә сокланам. Россиягә килүемә бик шатмын. Европада яшим, мөселман хатын-кызы булуым белән чиксез рәвештә горурланам», – ди сөйләде Париждан дизайнер Dalinda CHOUL журналистларга.

«Бу коллекциям шул ягы белән үзенчәлекле — монда бөтен гарәп илләре, мөселман дөньясы модасы чагылыш таба. Сез әлеге коллекциямдә Европадагы гадилекне һәм көнчыгыштагы зәвыклыкны тоя аласыз», — диде ул.

  • Modest fashion - мода индустриясендә перспективалы юнәлеш, ул тыйнаклык һәм заманның яңа эстетикасын, билгеле бер кыйммәтләрне чагылдыра. Шул ук вакытта Modest fashion җитди бизнес буларак билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100