Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Паралимпиаданың беренче көне: Россия җыелма командасы алдынгы өчлектә
Халыкара паралимпия комитеты Россиянең бары 30 спортчысына гына уеннарда катнашырга рөхсәт итте.
(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Россиянең җыелма командасы Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узучы Паралимпиадада уңышлы чыгыш ясады. Беренче көнне Россия атлетлары 2 алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Французларның күрсәткече дә нәкъ шундый. Беренче урынга АКШ командасы (3 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза) чыкты.
Пьедесталның беренче ике урынын биатлончылар Екатерина Румянцева һәм Анна Миленина биләде. Начар күрүче спортчылар ярышында биатлончы Михалина Лысова алтын медальле булды.
Искәртеп үтик, быел Россия спортчылары Пхенчханда нейтраль байрак астында чыгыш ясый. Халыкара паралимпия комитеты Россиянең бары 30 спортчысына гына уеннарда катнашырга рөхсәт итте. Хәзер инде 5 тапкыр паралимпия чемпионы Михалина Лысованы Халыкара паралимпия комитеты уеннарга иң соңыннан гына керткән иде.
Быелгы паралимпиадада Татарстаннан Марта Зәйнуллина катнаша (аның Сочида узган паралимпиадада "бронза" яулаганы мәгълүм). Чаңгыда утырып шуучы спортчылар арасында 6 чакрымга үткәрелгән биатлон узышында ул җиденче булды. Беренче урында - америкалы Кендалл Гретч. Россия командасыннан Ирина Гуляева дүртенче урында.
9 мартта башланган уеннар 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз