news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Парагвайда "КАМАЗ"лар катнашында "Дакар" узышлары старт ала

“КАМАЗ-Мастер” командасы данын “Дакар-2017” узышларында дүрт экипаж яклый.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 2 гыйнварда, "Дакар" узышлары беренче тапкыр Парагвай башкаласы Асунсьон шәһәрендә старт ала, дип хәбәр итә ТАСС.

“Дакар” узышлары быел Парагвай, Аргентина һәм Боливия аша узачак һәм 14 гыйнварда Буэнос-Айреста төгәлләнәчәк.

Ралли марафоны беренче тапкыр биш категориядә үтәчәк. Трассага мотоцикллар, квадроцикллар, джиплар, йөк машиналары һәм беренче тапкыр яңа класста транпорт чаралары – багги – UTV чыгачак. Нәкъ бу класста Равил Мәганов “Поларис”та Россия экипажын җитәкләячәк.

Тулаем алганда, “Дакар” ралли-марафонына 59 илдән 316 транспорт чарасы, шул исәптән 50 йөк машинасы чыгачак, бу категориядә гадәттәгечә “Камаз-Мастер” командасы әйдәп бара.

“КАМАЗ-Мастер” командасы данын “Дакар-2017” узышларында дүрт экипаж яклый. Алар: Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Узган елгы ярышларда “Камаз-Мастер” командасы йөк машиналары зачетында беренчелекне Нидерландтан “Ивеко” машиналарында узышкан Герард де Ройга биргән иде.

“Дакар” ярышларында Россия командасы 13 тапкыр җиңде, аларның 7се хәзер “Камаз-Мастер” командасын җитәкләүче Владимир Чагин экипажы исәбенә кертелгән.

Хәзер чыгыш ясаячак Эдуард Николаев 2013 елда, Айрат Мәрдиев 2015 елда беренче килгән иде, 2014 елда җиңгән Андрей Каргинов “Африка Эко Рейс” ралли марафонында катнашачак.

"Париж-Дакар" ралли марафоны беренче тапкыр 1978 елда үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100