Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Парадка репетиция вакытында Казанда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе юбилей чараларын кабатлый.
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе юбилее уңаеннан парад репетициясе вакытында, 17 август иртәсендә, башкаланың Үзәк стадион каршындагы территориядә транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу хакта "Татар-информ"га әлеге идарәнең шәхси состав белән белән эшләү бүлеге башлыгы Александр Федотов хәбәр итте.
"24 августта бәйрәм чаралары оештырылачак, шуларның берсе – Казанның 1000 еллыгы мәйданында тантаналы тезелү. Бәйрәмгә кадәр 17, 22 август көннәрендә ике репетиция каралган. Казан халкыннан алдан ук гафу үтенбез. Ләкин мондый зур күләмле вакыйга сәбәпле хәрәкәтне чикләмичә булмый", – дип үз фикерләре белән уртаклашты Александр Федотов.
Хәрәкәт 17, 22 август көннәрендә иртәнге сәгать 6дан 10га кадәр чикләнәчәк, әмма Ташаяк урамындагы машина юлы ябылмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз