Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан зооботаника бакчасыннан ике жирафны язын Мәскәүгә озатачаклар
Казан зооботаника бакчасыннан Ники һәм Мари кушаматлы жирафларны киләсе елның язында Мәскәү зоопаркына озатачаклар. Алар Халыкара бердәмлек көненә бүләк рәвешендә тапшырылачак. Казанның Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили һәм зооботаника бакчасы директоры Асия Гыйззәтуллина брифингта шулай дип белдерде. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шавлиашвили сүзләренчә, Мәскәү коллегалары өчен бу көтелмәгән хәл булган. Ул әлеге бүләкнең ике шәһәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытачагына ышаныч белдерде.
Жирафларны тапшыру инициативасы аларны Намибиядән алып кайтуга әзерлек вакытында ук туган иде. Ул чакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикага җирле зооботаника бакчасы өчен таләп ителгәннән күбрәк хайваннар китерергә кушты. Бу жирафларның Россиягә инде 20 елдан артык китермәүләре белән бәйле иде.
«Бу коммерция проекты түгел, ә изгелек һәм мәхәббәт символы. Жирафлар хәйрия фондлары көче белән сатып алынды һәм Казанга китерелде, бу эштә бик күп кеше катнашты. Без Казанга, зоопаркына килүчеләрнең кәефе ничек үзгәргәнен, кешеләр, балаларның жирафларга ничек шатланганын күрәбез», – дип искәртте Шавлиашвили.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз