news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Пантера” камера балеты яңа проект тәкъдим итә
20 май көнне “Пантера” камера балеты Мәскәүнең «Мастерская Петра Фоменко» театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак
Скопировать ссылку
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 20 май көнне “Пантера” камера балеты Мәскәүнең «Мастерская Петра Фоменко» театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Казан коллективы INTRADANCE Аурупа-Россия заманча бию фестивален ачыр дип көтелә. “Пантера” “Яхшы, начар һәм син” дип аталган проектны тәкъдим итәчәк. 45 минутлык бию-спектакль – театр коллективы һәм Даниядән килгән хореограф Лотта Сайның уртак җимеше.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бию-спектакль өчен композиция композитор Тун Мадсенның музыка әсәренә корылган. Сценография авторы – танылган дизайнер Ларс Егегард Соренсен.
Мәскәүдә фестиваль дүрт көн барачак. Анда катнашучылар җиде бию спектаклен күрсәтәчәк. Әлеге спектакльләр - Аурупаның җиде хореографы һәм Россиянең җиде бию коллективы уртак эше нәтиҗәсендә туа. Казан Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Кострома, Киров, Чиләбе шәһәрләре белән бер исемлеккә кергән. Фестиваль программасында Жорж Помпиду Үзәгенең “заманча бию” коллекциясеннән видеофильмнар күрсәтеләчәк, “түгәрәк өстәл”ләр һәм күрсәтмә дәресләр уздырылачак.
Заманча бию фестивалендә катнашу өчен конкурста Аурупа Берлегенең 18 иленнән 101 хореограф һәм Россиянең 11 шәһәреннән 33 бию театры көчләрен сынап карады.
Проект Британия Советы, Португалиядәге Камоеш институты, Италия мәдәният институты, Гете исемендәге Алман мәдәният үзәге, Мәскәүдәге Франция мәдәният үзәге тырышлыгы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
Казанның “Пантера” театры яңа биюен 18 майда “Уникс” мәдәни-спорт комплексында күрсәтәчәк. Биюне күрергә һәм форумның башка катнашучылары белән фестивальнең www.intradance.ru рәсми сайтында танышып булачак.
«Пантера» камера балеты 1993 елның февралендә оеша. Аның составына нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләр генә керә. Коллективның сәнгать җитәкчесе һәм балетмейстеры – Наил Ибраһимов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2