news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пановка колониясенә килеп эләккән француз кешесе ислам динен кабул иткән

Франк Пиксоли колония мәчетенең имамы итеп сайланган.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Питрәч районы Пановка авылындагы 2нче төзәтү колониясе тоткыны Франк Пиксоли ике ел элек ислам динен кабул иткән. “Француз милләтеннән булсам да, исламга килгәч, үземдә тынычлык таптым”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Элек католик динен тоттым. Әмма ислам дине турында ишетеп белә идем, аның үзенчәлекләрен дә аңлый идем. Монда килеп эләккәч, ике ел элек, үз гомеремдә бик зур адым ясадым – ислам динен кабул иттем. Ул миңа моңа кадәр кылган хата-кимчелекләремнән арынырга, тәүбә кылырга, үз киләчәгемне төзергә ярдәм итә. Ислам дине – минем өчен тынычлык символы. Бу динне кабул иткәч, мин үземнең никадәр рухи яктан бай, бәхетле кеше булуымны аңладым", – диде Франк.

Яхшы укуы, үрнәк тәртибе өчен Франк Пиксолины “Рәхмәтулла” мәчетенең имамы итеп сайлаганнар. Ул хәзер мөселман булып та моңа кадәр дингә килергә курыккан татарларны дин юлына өнди, ислам дине тәгълиматларын тарата.

Франк Пиксоли Франциядә туып үскән. Франция гражданлыгы белән Казанда 22 ел яшәгән, җырчы булып эшләгән. Франк үз әтисен мөселман булган диде.

“Тагын бер елдан иреккә чыгам. Аннан соң үз илемә кайтырмын дип уйлыйм. Башка җырламыйм инде, мөселманнарга ул хәрәм. Алга таба дини юнәлештә белем алырга телим”, – диде Франк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 2нче төзәтү колониясенең, “Рәхмәтулла” мәчетенә йөрүче дин кардәшләребез белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100