news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Памфилова Путинга Россия Президенты итеп сайлану турында таныклык тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белән очрашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Ул дәүләт башлыгына РФ Президенты итеп сайлану турында таныклык тапшырган.

«Элла Александровна, сезгә һәм Үзәк сайлау комиссиясендәге һәм урыннардагы барлык коллегаларыгызга зур рәхмәт. Эш катлаулы булды, мин моны аңлыйм. Әмма бу эш ил өчен, дәүләтнең эчке тотрыклылыгы өчен бик мөһим иде. Бигрәк тә бүген», – диде Владимир Путин җавап итеп.

Памфилова сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре Россия халкының зирәклеге, җәмгыятьнең моңарчы күрелмәгән берләшүе һәм тавыш бирүнең чын «Россия өчен көрәш этабы» булуын аңлау турында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100