news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кабат эсселек һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 25 майда, Татарстанда урнашкан эссе һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем көтелми, дип билгеләп үтә синоптиклар. Көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан тизлеге 5-10 м/с булган җил исәчәк. Көндез урыны белән аның тизлеге 15-17 м/с кадәр көчәячәк (Казанда 14 м/с кадәр генә).

Төнлә төбәкнең көнчыгышында һәм түбән урыннарда һава температурасы +9..+14 градуска кадәр тәшкил итәчәк, төбәкнең көнбатышында +19 градуска кадәр (ТР башкаласында +13..+15 градуска кадәр, әмма түбән урыннарда +10..+12 градуска хәтле). Якты вакытта һава +27..+32 градуска кадәр җылына (Казанда +29..+31 градуска кадәр).

Татарстанда майның соңгы декадасында һава температурасы нормадан 6 градуска югарырак булачак. Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, атмосфера фронтлары республикага ял көннәренә генә яңгырлар һәм салкыннар китерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot