Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда кабат 33 градус эсселек көтелә
Иртәгә, 25 августта, Татарстан территориясендә кабат эссе һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. Республиканың Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.
Шул ук вакытта температураларның җитди тирбәлеше фаразлана: төнлә +10 градустан +15 градуска кадәр, ә республика көнбатышында +18 градуска кадәр, көндез +28 градустан +33 градуска кадәр була.
Исегезгә төшерәбез, аномаль эсселек аркасында республикада 20 августтан шторм кисәтүе гамәлдә. Урман янгыннары куркынычының иң югары дәрәҗәсе – гадәттән тыш куркыныч классы саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз